Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Казан утлары» журналы редакциясе Азнакайның «Гөлстан» әдәби берләшмәсендә катнашты

Күптән түгел Азнакайда татар әдәбияты көннәре узды. Шул уңайдан, 16 майда «Казан утлары» журналы редакциясе «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында Азнакайның «Маяк» газетасы редакциясе каршында эшләп килгән «Гөлстан» әдәби берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Чарада «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина катнашты.

«Әдәби берләшмәнең тарихы 1959 елдан юл ала. «Гөлстан»га туган телебезне саклау өчен җан атып йөрүче, күңелләрендә иҗат тулпарын иярләгән төрле һөнәр ияләре тупланган. Берләшмәнең 40 hәм 55 еллыклары уңаеннан шигъри җыентыклар чыгарылды. Әдәби берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре «Рухият» рухи яңарыш фонды чыгарган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Илһам чишмәләре», «Балаларга бүләк», «Әдәби офыклар» җыентыкларында дөнья күрде. «Казан утлары»ның май санында да берләшмәдә актив иҗат итүчеләрнең шигырьләре басылып чыкты», – диде «Татар-информ»га Алинә Хәбибуллина.

  • «Казан утлары» редакциясе, әдәбиятка җан өрү һәм язучылар иҗатына игътибарны арттыру йөзеннән, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын башлап җибәрде.
  • Очрашуның максаты – Татарстан Республикасының төрле районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләрне таныту, аларның иҗатын популярлаштыру һәм иҗади мохитне үстерү. Әлеге проект кысаларында, районнарда яшәүче язучыларның әсәрләрен журналның һәр санында аерым рубрикада тәкъдим итү планлаштырыла. «Казан утлары» редакциясенең бу инициативасы районнарда иҗади мохит тудыру буенча зур әһәмияткә ия. Проектның киләсе этаплары Татарстанның башка районнарында уздырылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus