Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ханты-Манси округыннан Раушания Исхакова: Изге Болгар җыены — халык өчен мөһим бәйрәм

Тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган, әлеге вакытта Ханты-Манси округында яшәүче билгеле җәмәгать эшлеклесе Раушания Исхакова «Изге Болгар җыены — 2025» хакында фикерләре белән уртаклашты. Ул монда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән килгән иде.

«Изге Болгар җыены — халык өчен мөһим бәйрәм. Монда төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән мөселманнар күрешә, ихлас аралаша. Бу Изге Болгар җирләренә берничә тапкыр килгәнем бар. Соңгы елларда — өч ел рәттән килдем. Кайбер елларда берничә тапкыр да килергә мөмкинчелек була. Чөнки мин Бөтендөнья татар конгрессы белән дә эшлим. Туган яктан читтә яшәсәм дә, милләтемне — татарлыгымны онытмыйм. Яшьләр, балалар һәм оныклар өчен дә үз телебезне, матур гореф-гадәтләребезне исләренә төшереп торырга тырышабыз», — диде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш чарага катнашуына шатлануын җиткерде һәм рәхмәтләрен белдерде. «Быел да бирегә килүем бик шатлыклы булды. Электән белгән дусларым белән очраштым һәм яңалары белән күрештем. Елдан-ел халык саны монда артып тора. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә һәм Диния нәзарәтенә рәхмәтләремне белдерәм. Алдагы елларда да җыен шулай югары дәрәҗәдә узсын, дигән изге теләкләрдә калам», — ди ул.

  • Раушания Исхакова — җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән. Иҗаты даими рәвештә вакытлы матбугатта басылып тора.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus