Махсус операциядә катнашучы Чистай хәрбиенең гаиләсендә игезәкләр туган
Махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсендә игезәк кызлар туган. Чистайда яшәүче булган Елена һәм Александр Демидовлар беренче тапкыр әти-әни булган. Алар көтеп алынган кызларына Роксана һәм Дарина исемнәрен сайлаганнар. Бу хакта «Чистополь-информ» сайтында хәбәр ителә.
Халыкара гаилә көнендә Чистайның Никахлашу сараенда махсус хәрби операциядә катнашучысының гаиләсендә туган игезәкләрне теркәү тантанасы узды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева нәниләрнең беренче документларын әниләре Елена Анатольевнага тапшырды.
«Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән яшь әнине җылы котлады һәм гаиләсенә хуплау сүзләрен җиткерде.