Әлмәт районында елка тәтәйләре акциясе бара
Түбән Мактама бистәсенең тарих музеенда «Балачактагы чыршы уенчыклары» Яңа ел акциясе башланды.
Аның кысаларында кемнәрдер яратып хәзергәчә саклаган, я булмаса чарлакларда яки дачаларда сакланган чыршы уенчыкларын музейга экспонат итеп тапшырырга була. Уенчыклар – балачак символы. Совет заманнарындагы чыршы тәтәйләре күпләрдә зур кызыксыну уятыр дип көтелә.