Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тәлгать Таҗетдин: Мең елдан артык мөселманнар, христианнар кардәш булып яшәргә тырышты

Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин «Изге Болгар җыены»нда төрле милләтләрнең дустанә яшәүләрен искәртте.

«Телебез белән генә түгел, бөтен барлыгыбыз белән Аллаһка шөкер кылабыз. Атабыз Адәм галәйһиссәламне Аллаһы Тәгалә 40 ел арасында яратканда, ул 40 елның нәрсә икәнен чамалар өчен, бөтен барлык дөньяны Аллаһы Тәгалә җиде көндә яратты ди Коръән Кәрим. Без адәм балалары. Монда мөселманнар да, ватандашларыбыз христианнар да – барыбыз бергә җыелдык, чөнки без мең елдан артык кардәш булып яшәргә тырыштык», – диде.

Тәлгат хәзрәт быелгы җыенның Ватанны саклаучы елында үтүен искәртте. «22 февральгә каршы төндә бөек илебездә яшәүче барлык халыкларның лидеры Ватанны саклаучы кылычын тапшырды, ул мөселманнар һәм христианнарның бердәм Ватаныбызны саклау коралы», – дип ул Илья Муромецның да, батырларыбыз, шул исәптән, Муса Җәлилнең дә кылыч тотып, Ватанга тугрылыгын саклавын әйтте. «Ел буена Ватанны саклаучы елы дәвам итәчәк. Ул бер ел белән генә чикләнмәячәк. Без илебезне һәрвакыт сакларга әзер», – дип белдерде.

Ул гасырлар дәвамында башка дәүләтләр белән союздаш мөнәсәбәтләрдә булган ата-бабаларыбыз данын хөрмәтләү мөһимлеген әйтте. «Дөньядагы хәлләрне беләбез, дөнья яклауга мохтаҗ. Кем күбрәк үтерер дип ярышырга түгел, изге гуманитар гамәлләрдә, мохтаҗларга ярдәмдә ярышырга тиешбез», – дип өндәде баш мөфти.

Ул илләр арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу, ныгыту әһәмиятен ассызыклады. «Сугыш, бер-береңә ышанмау булырга тиеш түгел. Коралга киткән бар нәрсә кеше иминлеге хакына китсен иде!» – дигән теләген җиткерде.

  • Җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын тәмамлый. Форум Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus