Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда илкүләм проект буенча мәшгульлек үзәкләре каршында хатын-кызлар клублары эшли

Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре каршында 17 «Хатын-кызлар клубы» эшли. Анда балигълык яшенә җитмәгән балалар тәрбияләүче, күп балалы яки ялгызы гына бала үстерүче, инвалид бала караучы хатын-кызлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары ярдәм таба ала. Әлеге клубларның утырышларында катнашкан 1,2 мең хатын-кызның инде 300е эш тапкан, ә 118е үз эшен ачкан. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2025 елда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү дәвам итә. 2019 елдан инде Чаллы, Әлмәт, Кукмара районы һәм Казанның Мәскәү районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре яңартылган. Хәзер алар бердәм фирма стилендә бизәлгән.

«Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру планнарына ярашлы рәвештә, 2026 елга Татарстанда мәшгульлек үзәкләренең барысы да, стандартлаштырылган хезмәтләр комплексын тәкъдим итеп, бердәм бренд нигезендә эшләячәк.

Модернизация үткәрү административ функцияләрне үзәкләштерүгә китерә. Нәтиҗәдә, хәзер урыннарда территориаль бүлекчәләре булган бердәм республика мәшгульлек үзәге эшләп килә. Бу – идарәнең һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең сыйфатын шактый яхшырта.

Мәшгульлек хезмәтләре сервисларын актив рәвештә цифрлаштыру алып барыла. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңартылган үзәкләрдә персоналлар сайлауның тизлеге, хезмәтләрнең сыйфаты югарырак. Бу – кешеләргә эш табып бирү вакытын киметергә һәм яңа эш урыны тапкан кешеләр санын арттырырга мөмкинлек бирә.

Эшсез калганнарга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Белгечләр аларның мөрәҗәгатен көтеп тормый, үзләре элемтәгә чыга, эш табу һәм өстәмә белем алуга кагылышлы хезмәтләр тәкъдим итә, шулай ук әлеге мәсьәләдә «Ватанны саклаучылар» фонды белән дә тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган.

Алга таба уку йортларын тәмамлаучы яшьләргә дә аерым игътибар булачак. Мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләре студентларны барлап, аларга киләчәктә үз белгечлекләре буенча эш табарга ярдәм итәчәк.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә килгән кешеләргә уңайлыклар тудырыла, анда балалар почмагы җиһазландырыла, ә хезмәткәрләр форма киеме киячәк. Барлык продукция фирма стилендә брендлаштырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus