Коробченко: Татарстан якындагы ике айда Һиндстанда үз вәкиллеген ачарга җыена
Татарстан якындагы ике ай дәвамында Һиндстанда үз вәкиллеген ачарга планлаштыра. Бу хакта ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко KazanForum кырларында сөйләде. ТАСС шул хакта яза.
«Без күптән түгел генә Һиндстанга бизнес-миссия белән бардык. Безнең республика, экспортка юнәлтелгән барлык предприятиеләр дә кызыксыну күрсәтте. Без Россия Федерациясенең Һиндстандагы сәүдә вәкиле белән очраштык һәм сөйләштек. <...> Инде урынын карадык», - дип сөйләде Коробченко.
«Хәзер Россия Федерациясе законнары кысаларында без мөмкинлекләрне карыйбыз. <...> Якындагы бер-ике айда безнең мәсьәләләр, әлбәттә, хәл ителәчәк», - дип тәгаенләде срокларны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе.
Татарстанның Иранда һәм Һиндстанда вәкиллекләр ачу планнары турында агымдагы елның мартында ук билгеле булды.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда ел саен 2009 елдан бирле уздырыла. 2023 елдан бу вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.