Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нәфыйгулла хәзрәт Аширов имамнарны мәчетләрдә генә утырмаска, халык белән эшләргә чакырды

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында имамнарны мәчетләрдә генә утырмаска, халык белән эшләргә чакырды.

«Имамнарыбыз мәчеттә генә утырырга тиеш түгел. Мәчеттә вәгазь уку, балага исем кушу, никах укыту, җеназа уку –ул имамның иң кечкенә генә вазифасы булырга тиеш. Имам мәчеттән чыгарга тиеш. Аллаһы Тәгалә: «Җир йөзенә таралып Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен эзләгез», – ди. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте өстәл артында гына түгел, һәрберебезнең ризыгы бар, Аллаһның рәхмәтен эзләү ул – аның юлына кешеләрне чакыру. Менә шул ул имамнарның вазифасы. Әгәр дә татар халкының имамнары мәчеттән чыкмаса, шайтан татар халкы арасында йөрер», – ди ул.

Ул татар милләтен дин саклап торуын һәм дин әһелләренең әлеге юнәлештәге хезмәте бик мөһим булуын да билгеләде.

«Имам мәчеттә генә имам түгел, ул авылда да имам, халыкка үрнәк, шәһәрдә имам икән, андагы халыкка үрнәк. Аллаһы Тәгаләнең юлында шәһәрләргә, авылларга барыйк, халыкны дингә чакырыйк, шул вакытта гына безнең динебез таралачак. Татар милләтен ислам дине саклап калды. Әгәр дә без тормышыбызны дин белән бәйләмәсәк, халкыбызга, аның тарихына, гореф-гадәтләренә хезмәт итмәсәк, без халкыбызга бөтенләй хезмәт итмәгән булып чыгабыз», – дип әйтте Нәфыйгулла хәзрәт Аширов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus