Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм төркмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казан Кремлендә очрашу уздырдылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.

Очрашу Бердымөхәммәдовның Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшүеннән соң булды.

Татарстан Рәисе Телеграм-каналында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән төшкән фотография куйды, төрекмән халкының милли лидеры – Казанда кадерле һәм көтелгән кунак икәнлеген, Татарстан белән Төрекмәнстанның партнерлар гына түгел, беренче чиратта дуслар да булуын искәртте.

«Безгә Төрекмәнстан Халк Мәсләхәтенең хөрмәтле рәисе Корбангулы Бердымөхәммәдов кушылды. Хезмәттәшлегебезгә игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Төрекмәнстан безнең өчен партнер гына түгел, кадерле дус та!» – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Путин һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов әңгәмәсе барышында бер-берсен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар һәм киләчәктә Россия белән Төрекмәнстан арасында стратегик партнерлыкны ныгыту перспективалары турында фикер алыштылар.

Элегрәк «Татар-информ» Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашу өчен килгән дип хәбәр иткән иде. Ул ислам илләренә Ефәк юлның заманча аналогы булган энергетика, транспорт һәм технологик пояс булдырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый система Евразия өчен стратегик күпер булачак һәм төбәкнең икътисади үсешен көчәйтергә мөмкин.

Видео: Лилия Галимованың Телеграм-каналыннан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus