Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә «Җиңүчеләр» әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

15 майда Әлмәтнең Автор җыры клубында «Җиңүчеләр» («Лица Победы») әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясауга багышланган бүләкләү тантанасы узды.

Беренче урынны Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев (татарча очерклар номинациясе) һәм танылган журналист Әнвәр Маликов (русча очерклар) алды.

  • Исегезгә төшереп узабыз, конкурс «Татнефть» компаниясе (Хәйрия фондының «Рухият» программасы, җитәкчесе — Флюра Шайхетдинова) тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге катнашында үткәрелде һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Ул тарихи хәтерне саклауга, илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән нефтьче ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының батырлыкларын, Бөек Җиңүгә керткән өлешләрен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.

Шушы ук тантанада «Татнефть» тарафыннан мәктәп укучылары арасында уздырылган «Тарихка яшьләр карашы» конкурсына да нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, «Татнефть» хәйрия фондының сәләтле балаларга ярдәм итү программасы җитәкчесе Дмитрий Несмин, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Татарстан китап нәшриятының бүлек мөдире Галимҗан Гыйльманов, ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Наилә Әл-Әйюби тапшырдылар.

Ике бәйгегә 130га якын әсәр кабул ителгән. Бу Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче халыкның югары иҗади һәм әдәби потенциалы булу турында сөйли, диделәр оештыручылар.

«Җиңүчеләр» («Лица Победы») әдәби бәйгесе нәтиҗәләре

Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзалары (татарча очерклар):

1 урын: Фоат Садриев (Мөслим).

2 урын: Илүсә Нәбиуллина (Әлмәт); Минзифа Әхмәтшина (Әлмәт).

3 урын: Фәрит Вәгыйзов (Түбән Кама); Рәмзия Габделхакова (Әлмәт).

Дипломантлар:

Рәфкать Шаһиев (Әлмәт).

Рәзимә Кашапова (Зәй).

Резедә Шәрипова (Азнакай).

Фәйрүзә Исмәгыйлева (Азнакай).

Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзалары (русча очерклар):

1 урын: Әнвәр Маликов (Әлмәт).

2 урын: Айсылу Габбасова (Лениногорск).

3 урын: Марат Морев (Бөгелмә).

Дипломантлар:

Лира Ибраһимова (Алабуга).

Лилия Фәрхетдинова (Әлмәт).

Һәвәскәр авторлар (татарча очерклар):

1 урын: Гүзәлия Гибадуллина (Түбән Кама).

2 урын: Әнисә Мөбәрәкшина (Мөслим); Зөлфия Сираиева (Әлмәт районы Колшәрип авылы).

3 урын: Рәмзия Җиһаншина (Зәй районы Югары Пәнәче авылы); Сәлимә Мәхмүтова (Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылы); Исламия Галимова (Лениногорск).

Дипломантлар:

Айгөл Гәрәева (Түбән Кама).

Роза Сабирова (Нурлат).

Розалия Мостафина (Лениногорск).

Роза Шәмгунова (Сарман районы Сарайлы авылы).

Альбина Нургалиева (Әлмәт).

Дамира Гыйләҗева (Мөслим районы Тойгелде авылы).

Һәвәскәр авторлар (русча очерклар):

1 урын: Евгений Пахомов (Түбән Кама).

2 урын: Инсаф Низамиев (Әлмәт); Наил Батршин (Әлмәт).

3 урын: Виолетта Быкова (Казан); Денис Детистов (Әлмәт).

Дипломантлар:

Нина Хвалеева (Азнакай районы Актүбә посёлогы).

Светлана Нягашкина (Нурлат районы Андреевка авылы).

Алсу Макарова (Әлмәт).

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus