Төрекмән халкының милли лидеры «KazanForum»га килде
Казанга төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте рәисе Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. Аны Казан халыкара аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршылады. Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова төрекмән халкы лидерын каршы алу видеосын телеграм-каналында чыгарды.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисад форумында катнашачак.
Шулай ук Төрекмәнстан лидерының Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да планлаштырылган.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел саен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.