Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Хөснуллин: Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеге киңәячәк

Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеге киңәячәк. Бу хакта журналистларга «KazanForum»да РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдерде.

«Безнең мөнәсәбәтләр үсеше перспективасы яхшы дип саныйбыз. Кичә һәм бүген күп кенә килешүләргә кул куйдык. Киләчәк хезмәттәшлек юлларын билгеләдек – беркетмәләргә, конкрет килешүләргә кул куярга ниятлибез», – диде вице-премьер.

Марат Хөснуллин ассызыклаганча, санкцияләр кертелә башлаганнан бирле бары тик мөселман илләре генә Россиядән баш тартмаган.

«Вакыт күбрәк үткән саен, безнең эш тә активлана. Моны без KazanForum өлкәсендә дә күрәбез. Дәүләт лидерларыннан башлап бизнес вәкилләренә кадәр кызыксыну арта бара», - дип билгеләде ул.

Вице-премьер искәрткәнчә, «KazanForum»да 100дән артык ил катнаша. «Фикер алыша торган темалар саны, мәнфәгатьләр, төрле илләрдән килгән делегацияләр саны буенча без форумның кирәклеген күрәбез. Ул безнең илгә дә, ислам дөньясы илләренә дә кирәк. Һәм елдан-ел форумның дәрәҗәсе күтәрелә, арта бара», - дип йомгаклады ул.

  • «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus