Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Африкадан килгән аш-су остасы Сенегалда гына үсә торган ярмалардан ризык әзерләгән

Африканың Сенегал дәүләтеннән килгән аш-су остасы Абду Азиз Диагне Файе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Kazan Forum»ның Халыкара «Yong chefs international» яшь аш-су осталары турнирында катнаша. Ул үзләренең илендә генә кулланыла торган ярмадан ризык әзерләгән.

«Кабымлыкны помидор, ананас, манго боламыгы, зәйтүн мае, угычтан чыгарылган кокос һәм лимоннан әзерләдем. Сенегалда гына җитештерелә торган ярманы алып килдем, ул кускуска охшаган. Шулай ук бездә генә җитештерелә торган фасольны алып килдем. Әлеге ярмалардан ризык әзерләдем. Тәме әзерләү ысулыннан тора», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Татарстанга беренче тапкыр килгән, тәэсирләре белән уртаклашты. «Сездә бик күп яшеллек, агачлар бар. Миңа бик ошый. Әлегә мин татар ашларын авыз итмәдем, ләкин бик тә телим», – диде Абду Азиз Диагне Файе.

«Әнием итальян кухнясы белән шөгыльләнә. Нәкъ менә аның аркасында мин дә кулинариягә гашыйк булдым. Әнием шул өлкәдә белем алуга илһамландыручым да. Кулинария буенча бакалавриат тәмамладым. Хәзерге вакытта мин отельдә урнашкан ресторанда эшлим. Ризык пешерүдән тыш, футбол белән дә шөгыльләнәм», – диде аш-су остасы.

  • Ислам илләреннән килгән яшь аш-су осталарының халыкара турниры - яшь талантларга үзләрен күрсәтү һәм танылган һәм абруйлы шеф-поварлар белән Халыкара хезмәттәшлек тәҗрибәсе алу мөмкинлеге. Турнирда җиңелүчеләр юк, һәркем номинациягә ия була, ә жюридан иң күп характеристика алган финалист гран-при ала.
  • Турнир конкурс һәм ярышлардан аерыла - һәр финалистка ризыкны җентекләп эшкәртү өчен танылган шеф-поварлардан остаз билгеләнә, ул ризыкны финалга максималь отышлы итеп ясарга киңәш итә.
  • Катнашу өчен өч ризыктан торган (кабымлык, төп ризык, десерт) гариза бирергә кирәк. Алар арасында тәкъдим ителә торган илнең мәдәниятен гәүдәләндерүче бер генә булса да ризык булырга тиеш. Финалда ризык әзерләргә һәм аны халыкара жюри әгъзаларына тәкъдим итәргә кирәк.
  • «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus