Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путин KazanForum катнашучыларын сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин Казанда уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара форумы катнашучыларына сәлам телеграммасы юллады. Әлеге текст Кремль сайтында чыккан.

Россия лидеры Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлегенә тарихи ачык булуын, катлаулы халыкара вазгыятькә дә карамастан, хезмәттәшлекнең бүген дә дәвам итүен әйткән.

«Йөз еллар дәвамында безнең күпмилләтле илебез ислам дөньясы илләре белән киң хезмәттәшлеккә ачык булды. Һәм бүген дә, катлаулы халыкара вазгыятькә дә карамастан, без икътисади, фәнни, мәгариф, гуманитар, төбәкара элемтәләрне уңышлы һәм эзлекле дәвам итәбез. Татарстан – Россия Федерациясенең мондый уңышлы һәм конструктив мөнәсәбәтләрне актив кора торган төбәге», – диелә телеграммада.

Путин әлеге форум катнашучыларга ислам дөньясы белән элемтәләрне, шул исәптән технология өлкәсендә элемтәләрне ныгыту перспективалары турында сөйләшү мөмкинлеге бирәчәк дип ышана. Ул «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең цифрлы финанс системасына багышланачак утырышына да игътибар юнәлтте.

Шулай ук мөрәҗәгатьтә тарихи хәтернең әһәмияте дә әйтелә. Бөек Ватан сугышында Җиңүне 8 еллыгында бу тема «форумның эшлекле һәм мәдәни программасында лаеклы урын табар», – дигән президент.

«Безгә тарих сабаклары, ата-бабаларыбызның нацизм, расизм, колониализм белән көрәштә батырлыгы һәм теләктәшлеге турында хәтерне саклау мөһим. Һәм безнең көннәрдә без бары тик бергә булып кына дөньякүләм җәмгыятьнең тотрыклы, гармонияле үсешен тәэмин итә, терроризм, экстремизм, локаль низаглар эскалациясе кебек заманча куркынычларга нәтиҗәле каршы тора алабыз», – дигән ул.

Президент форумның продуктив булачагына ышаныч белдергән һәм катнашучыларга уңышлар теләгән.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus