Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: Ислам дөньясы халыкларының 70 проценты – яшьләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышын ачты. Ул ислам илләрендә заманча яшьләр сәясәте турында җентекле фикер алышу мөһимлеген әйтте.

«Бүген ислам илләрендәге халыкны 70 проценты – яшьләр. Безнең бурыч – үсеп килүче буынга үз тарихларына һәм мәдәниятләренә сакчыл караш тәрбияләү. Шулай итеп кенә без үзтәңгәллекне һәм мәдәни күптөрлелекне саклап кала алабыз», – диде Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, узган атнада Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Быел Россиядә Ватан сакчысы елы дип игълан ителде.

«Тарихтагы иң канкойгыч сугышта безнең ата-бабалар яулап алган тынычлыкның югары кыйммәтен яшьләрнең аңлавын гаять мөһим. Тарихны белү һәм аңа хөрмәт патриотизм һәм киләчәк өчен җаваплылык хисе булдыра», – диде Татарстан Рәисе.

Утырышның темасы – «Россия һәм ислам илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендә тәҗрибәсе: гомуми таләпләр һәм уртак гамәлләр».

Россиядә үсеп килүче буынны традицион кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү өчен бөтен шартлар да булдырыла, диде Миңнеханов. Шул максаттан өч ел элек балалар һәм яшьләрнең Бөтенроссия «Беренчеләр хәрәкәте» булдырылды. Аның Күзәтчелек советын Россия Президенты Владимир Путин җитәкли.

«Татарстанда балалар белән эш иң кече яшьтән – балалар бакчасыннан ук алып барыла, аңа педагоглар һәм ата-аналар җәлеп ителгән. Моннан тыш, бүген «Сәләт», «Йолдызлык» төбәк иҗтимагый оешмалары, Яшьләр дипломатиясе академиясе, студентларның хезмәт отрядлары яшьләр белән белән актив эшчәнлек алып бара», – диде Миңнеханов.

Татарстанда яшьләрнең потенциалын ачу өчен инфраструктура, шул исәптән, югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләр, яшүсмерләр клублары челтәре, яшьләр үзәкләре, балалар лагерьләре, шулай ук Россиядәге иң зур экстрим-парк булдырылды.

Шулай ук яшь гаиләләр, яшь галимнәр һәм авыл яшьләре өчен ярдәм программалары тормышка ашырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus