Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Милли Шура утырышында 2025 елда Казанда Милләт Җыенын үткәрү турында карар кабул ителде

16 май көнне Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Чарада 2025 елда «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында узачак Милләт Җыенын үткәрү турында карар кабул ителде.

2025 елда 26-28 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак әлеге җыенга 1 мең делегат чакырылган. Милләт Җыены белән бер үк вакытта Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышын оештыру планлаштырыла.

IX Бөтендөнья татар яшьләре форумын уздыру берничә тапкыр кичектерелгән иде. Чара 2024 елның августында булырга тиеш иде, соңрак Казанда зур халыкара чаралар уздыру сәбәпле, форумны уздыру 2025 елның апреленә күчерелде, нәтиҗәдә ул Казанда август аенда узачак.

«Быел Милләт җыены яңа форматта узачак, аның кысаларында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышы узачак. Һәр чара аерым оештырылачак, шуннан соң без барыбыз бергә пленар утырышта җыелачакбыз, фикер алышачакбыз», – дип искәртте Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Алга таба Милли Шура әгъзалары тавышка куеп «Милләт Каһарманы» ордены белән бүләкләнүчеләр исемлеген расладылар. Быел әлеге орденга төрле елларда Бөтендөнья татар конгрессы рәисләре Индус Таһиров һәм Ринат Закиров тәкъдим ителде, кандидатлар бер тавыштан расланды.

Соңрак Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы Фәрит Уразаев Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең элеккеге директоры Камәрия Хәмидуллинаны шулай ук «Милләт Каһарманы» ордены белән бүләкләү тәкъдиме белән чыкты, әлеге тәкъдимне соңрак караячаклар.

  • «Милләт Каһарманы» ордены – Бөтендөнья татар конгрессының иң югары дәрәҗәле бүләге. Ул татар халкының иң лаеклы шәхесләренә олы хезмәтләре өчен бирелә. Бүгенге көндә ул бары тик 4 шәхескә тапшырылган. Әлеге исемлектә Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Мәхмүт Гәрәев һәм Фәрит Мөхәммәтшин бар.

Чара Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап белән дәвам итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus