Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дамир хәзрәт Мөһетдинов: Төрле милләт мөселманнары дини мирасны белергә тиеш

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов төрле милләт мөселманнары дини мирасны белергә тиешлеген ассызыклады.

Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында Казанда «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыруга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде. Конференция 16-18 майда узачак.

«Безнең илнең дини тәгълиматын торгызуны Президентыбыз да бурыч итеп куйды. Авторларның мирасын популярлаштыру бурычы тора. Төрле милләт мөселманнары дини мирасны белергә тиеш. Зур дәрәҗәле чараларда бөек Мәрҗани, бөек Бигиев дибез, ә аларның бөеклеге нәрсәдә соң? Шуны күрсәтергә тиешбез», - диде Дамир хәзрәт.

Ул Мәрҗани һәм башкаларны тәрҗемә итү сыйфаты темасына тукталды. Аның сүзләренчә, борынгы дини хезмәтләрне тәрҗемә итәргә алынучылар бу эшнең кыенлыгын әйтә.

«Хәзер инде ун ел теология дәүләт тарафыннан фән тармагы итеп кабул ителгән. Теология юнәлешләре бар. Ә илдә күпме теолог бар? Ун ел узды бит инде. Шуңа күрә үзебезгә үк дини учреждениеләр нәрсә белән шөгыльләнә дип сорау бирә алабыз. Китапханәләрдә зур мирас саклана, ә шуны тәрҗемә итү өчен зур финанс чыгымнары, ә иң мөһиме, кадрлар кирәк. Җитди белгечләр чит илләргә китте. Ә монда булганнары әллә өйрәнә, әллә өлгерә алмый», - ди Дамир Мөхетдинов.

Мөфти мондый конференцияләрдә ниндидер күләмле, мөһим проектларга старт бирелә дип саный. Ул 20 ел элек төп бурычларның берсе итеп энциклопедик сүзлек булдыруны искә алды.

«Танылган галимнәрнең биографияләре белән Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф» хезмәте кулъязмада гына калды. Аерым өлешләре генә тәрҗемә ителде, димәк, мирас безгә тулысынча килеп җитмәгән дигән сүз. Риза Фәхретдинның «Асар» дүрт томлыгыннан нәрсәдер татарча, нәрсәдер русчага тәрҗемә ителде. Тарих, археология, биография - барысы да кертелгән хезмәт өстендә 20 ел эшләдек. 500 кеше шушы проектта катнашты - Россия һәм чит ил белгечләре», - диде мөфти.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus