AAOIFI беренче күчмә конференциясе KazanForum кырларында башланды
Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында AAOIFI Беренче халыкара конференциясе ачу тантанасы һәм «Россия Федерациясенең икътисади үсешендә партнерлык финанслары потенциалын куллану» темасына пленар утырыш узды.
Беренче тапкыр AAOIFI конференциясе – партнерлык финанславы стандартлары буенча халыкара оешма конференциясе Бәһрәйннан читтә, KazanForum кырларында уза.
Пленар утырышта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, AAOIFI (Бәһрәйн) рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә, РФ финанслар министры урынбасары Иван Чебесков, Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков, «Саклык банкы»ның өлкән вице-президенты Олег Ганиев, статс-секретарь – Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Гузнов, AAOIFI Шәригать шурасы рәисе, танылган Ислам галиме (Бәһрәйн) шәех Мөхәммәд Таки Усмани.
Конференция Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы белән ачылды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Видео: © Динара Прокопьева / «Татар-информ»