Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрә башладылар

14 майда «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә Гариф Ахуновның 100 еллыгы, «Татнефть»нең 75 еллыгы уңаеннан «Хәзинә» романы буенча төшерелгән «Клад» фильмын күмәк карау узды.

Катнашучылар арасында язучылар, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре, китапханәчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар һ.б. бар иде. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу фильм бөтен Советлар Союзы киңлекләрендә уңышка ирешә, аның әһәмиятен бәяләп бетереп булмый, бигрәк тә безнең өчен, көньяк-көнчыгыш, бөтен Татарстан нефтьчеләре өчен. Нәкъ менә шушы фильм Советлар иленең иминлеге нинди авыр хезмәт белән бирелгәнен күрсәтте. Татарстанда чыгарылган нефть хисабына Бөек Ватан сугышыннан соң СССРның икътисады торгызылды», — дип билгеләп үтте «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр исә Гариф Ахунов турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук «Татнефть» компаниясенең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бәяләп бетергесез роле турында да әйтеп узды. «Татнефтьнең үз тарихын саклаудан, популярлаштырудан һәм өлкән буынга хөрмәт белән каравыннан тыш, яшьләрдә хезмәт батырлыгына, тарихка карата хөрмәт хисе тәрбияләве һичшиксез иң югары бәягә лаек», — диде ул.

12 майда Лениногорскиның мәдәният үзәгендә шулай ук «Клад» фильмын күмәк карау оештырылган иде. Чарада мәктәп укучылары, ветераннар, китапханәчеләр, язучылар, «Чишмә» иҗади берләшмәсе вәкилләре алдында Лениногорски башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, «Лениногорскнефть» начальнигы Михаил Лыков, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр чыгыш ясадылар.

Сентябрь аенда Әлмәттә юбилярга багышланган әдәби укулар, конференцияләр уздыру планлаштырылган, язучы белән бәйле истәлекле урыннар буенча экскурсияләр оештыру да көтелә. Моннан тыш, ноябрь аенда Казанда һәм Әлмәттә Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган юбилей кичәләре уздырылачак.

  • Исегезгә төшерәбез, Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов, 1925-2000) — татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. 1963 елның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсми рәвештә теркәлгәннән соң, аның беренче җитәкчесе була (1963-1965 һәм 1967-1968). Нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка җәлеп итә, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп таба һәм аларга үсәргә булыша.
  • 1963 елда «Хәзинә» романы дөнья күрә. Бу китап 17 мәртәбә басылган, гомуми тиражы 6 млн экземплярдан артып китә. 1975 елда Свердловск киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм эшләнә. 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus