Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Индонезия делегациясе «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында булды

Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашу өчен килгән Индонезия делегациясе бүген «Казан» гаилә үзәгендә экскурсиядә булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фото: © ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте

«Делегация составында Аче Хөкүмәте каршындагы Консультатив совет Рәисе Малик Мәхмүд Әл-Хәйтар, Вали Нанггро офисының дипломатия һәм халыкара корпорацияләр буенча өлкән хезмәткәре Мөхәммәд Равик, Вали Нанггро институтының югары палатасы әгъзасы Шахризал Аббас, Вали Нанггро институты секретариатының беркетмә бүлекчәсе җитәкчесе Ихсан Исванди һәм башкалар булды», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Мәртәбәле кунакларга «Казан» гаилә үзәгенең барлыкка килү тарихы һәм аның тирәсендәге оригиналь скульптуралар турында сөйләделәр. Кунаклар тантаналар залында һәм күзәтү мәйданчыгында булды.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Мөхетдинова бина буйлап рус һәм инглиз телләрендә экскурсия үткәрде һәм татар телендә җыр башкарды. Кунаклар чит ил гражданнары белән никах рәсмиләштерү ничек узуы турында кызыксынды һәм Казанга кабат килергә теләк белдерде.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus