Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә 9 млн кеше төзекләндерү объектларын сайлаган – тавыш бирү дәвам итә

Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия тавыш бирүнең беренче өч атнасында 9 миллион кеше катнашкан. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Телеграм-каналында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый активлык – гражданнарның үз шәһәренә яки бистәсенә битараф булмаган мөнәсәбәтенең һәм әйләнә-тирәне яхшырак итәргә омтылуының ачык дәлиле.

Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү заманча, яшәү өчен уңайлы торак пунктлар формалаштырырга мөмкинлек бирә. Яңа ял итү зоналары, аралашу өчен киңлекләр кече бизнес үсешенә ярдәм итә, эш урыннары булдыра һәм төбәкләрнең туристлар өчен җәлеп итүчәнлеген арттыра.

Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты кысаларында уза. 2019 елдан аның кысаларында Камчаткадан алып Калининградка кадәр бөтен ил буйлап 72 меңнән артык иҗтимагый киңлек һәм ишегалды төзекләндерелгән.

Тавыш бирүдә 12 июньгә кадәр zagorodsreda.gosuslugi.ru платформасында, «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша һәм волонтерлар ярдәме белән катнашырга була.

Проектны гамәлгә ашыру сыйфатлы һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлтелгән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларына туры килә. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы РФ Дәүләт Советы комиссиясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus