Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дәүләт Советында Гарәп Әмирлекләреннән хатын-кызлар делегациясе белән очрашу узды

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән хатын-кызлар делегациясе әгъзалары белән очрашты. Алар Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегында катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламентта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Әл Авадхи җитәкчелегендәге БГӘ хатын-кызлар эшмәкәрлеге һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре кунак булды. Очрашуның төп темасы – хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү.

«Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева кунакларны сәламләде һәм Гарәп Әмирлекләренең хатын-кызлар хәрәкәте һәм эшмәкәрлекне үстерү тәҗрибәсе белән кызыксынуын ассызыклады. Ул хатын-кыз депутатлар эшенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде, алар арасында — аналар һәм балаларны яклау, гаилә институтына ярдәм итү, традицион кыйммәтләрне үстерү.

ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина парламентның диалогка ачык булуын һәм халыкара хезмәттәшлеккә, шул исәптән хатын-кызлар берләшмәләре дәрәҗәсендә дә, әзер булуын ассызыклады.

Очрашу кысаларында хатын-кызлар трегында катнашучылар хатын-кызларның иминлеген үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Алар шулай ук бергәләп эшләргә туры киләчәк проблемалы юнәлешләрне билгеләде. Төп темалар «Хатын-кыз карашы» трегы кысаларында күтәреләчәк. Ул 15 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ачыла.

БГӘ ягын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Әл Авадхи, Sabayon Cafe нигез салучысы һәм хуҗасы Хәлимә Али Саиф Алетер Адханхани, БГӘ Эшлекле хатын-кызлар советы әгъзасы Ясмин Сальман, шулай ук эшмәкәр Мазна Мокасса Альсамахи тәкъдим итте.

Татарстан Республикасыннан очрашуда Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары Алсу Нәбиева, Светлана Захарова, Ольга Воронова катнашты.

Шул ук көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кунаклары өчен Татарстан Дәүләт Советы буйлап экскурсия оештырылды. Делегация парламент үзәгендә, утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында һәм парламентаризм музеенда булды. Катнашучылар Мактаулы кунаклар китабында истәлекле язу калдырды.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus