Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда илкүләм проект кысаларында питомникларда орлыклар чәчү эше дәвам итә

Татарстанда урман питомникларында 10 гектар мәйданда орлыклар чәчү эшләре башкарылды. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

«Чәчү механикалаштырылган ысул белән башкарыла, – диде Зарипов. – Барлык орлыклар да чәчү алдыннан эшкәртүнең тулы циклын үтте: стратификацияләү, микроэлементлар эремәсендә чылату һәм махсус препарат белән агулау. Бу орлыклар шытып чыгуга һәм иртәрәк үсентеләр барлыкка килүгә ярдәм итә»

Аның сүзләренә караганда, быел чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 21 гектар тәшкил итәчәк.

«Соңыннан урманчыларга чәчүлекләрне карарга – даими рәвештә су сибәргә, туфракны йомшартырга һәм чүп үләннәре белән көрәшергә туры киләчәк, – дип өстәде Зарипов. – 2-3 елдан соң гына тулы кыйммәтле утырту материалы алачакбыз, аны урманнарны торгызу өчен кулланырга мөмкин булачак».

Стандарт утырту материаллары 51 базислы урман питомнигында, шулай ук Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелә.

Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты составына керүче «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла.

Исегезгә төшерик, Россиядә барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар эшли башлады. Быел Татарстанда шуларның уникесе гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары». Аларның кысаларында үткәреләчәк чараларга 59 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus