Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус хәрби операция ветераны «Батырлар» программасында катнашты

Татарстаннан 53 яшьлек махсус хәрби операция ветераны Дмитрий Тамбовцев «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашу өчен гариза биргән. Хәрби инде төп сайлап алу этапларын узган һәм йомгаклау нәтиҗәләрен көтә.

Хәрби хезмәткә алу яшендә булмауга карамастан, Дмитрий хезмәткә китәргә ныклы карар кылган. Армия сафларында ул штурмовик булып хезмәт иткән.

Хәрбинең йөзе мина-шартлаткыч җәрәхәте алган – өйдә аңа ике операция ясаганнар. Аңа «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы тернәкләнергә ярдәм иткән.

Барлык авырлыкларга карамастан, Дмитрий тыныч тормышта да герой булып кала – хәзер ул дәүләт хезмәтендә ил мәнфәгатьләрен якларга планлаштыра.

«Махсус хәрби операциядә катнашу безнең тормышны күзаллауны бераз үзгәртте – нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә, нәрсә эшләргә, приоритетларыбыз нинди. Кыйммәтләр үзгәрде. Аларны кешеләрнең зур даирәсенә җиткерергә һәм тормышыбызны яхшыртырга, мөмкин кадәр бар көчне куярга телим. Программа мондый мөмкинлек бирер дип уйлыйм» - дип билгеләде ул.

Исегезгә төшерик, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика проектын башлап җибәрү турында 18 февральдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте. 30 мартта «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының беренче этабы тәмамланды – барлыгы 1604 гариза кабул ителде. Гаризаларның күбесе Татарстаннан, әмма шулай ук Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән 104 гариза бирүче дә бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus