Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Казан» агросәнәгать паркында Россиядәге иң зур хәләл ярминкә эшли башлады

«Казан» агросәнәгать паркында Kazan Halal Market халыкара хәләл продукция ярминкәсе эшли башлады. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисади форумы көннәрендә уза.

Бу Россиядәге иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгы. Биредә Ислам дөньясы илләренең алдынгы компания-җитештерүчеләренең товарлары тәкъдим ителгән. Быел ярминкәдә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 150дән артык компания катнаша. Шул исәптән башка илләрдән: Әфганстан, Пакистан, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегалдан да җитештерүчеләр бар.

Мәсәлән, биредә Һиндстаннан һәм Пакистаннан чәй, Казахстаннан карамельле чәк-чәк һәм әйрән, Үзбәкстаннан тәмләткечләр, Татарстаннан бал һәм ат ите сатып алырга мөмкин. Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе Бөтендөнья татар конгрессы әзерләгән «Татар базары» стендына урнаштырыла.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән барлык товарларның һәм хезмәтләрнең төрле сертификацияләүче оешмалардан хәләл сертификатлары бар. Аларны шулай ук өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тикшергән. Агросәнәгать паркы мәйданчыгы комитет тәкъдимнәре нигезендә әзерләнгән: хәләл булмаган продукция булу ихтималы юк ителгән, урынның чисталыгына ирешү өчен бүлмәләр һәм җайланмалар яхшылап чистартылган.

Kazan Halal Market ярминкәсе 13-18 майда 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus