Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровның җинаять эше буенча җаваплылыкка тарту срогы чыккан

Казан федераль университетының (КФУ) элеккеге ректоры Илшат Гафуровның эше буенча җаваплылыкка тарту срогы чыккан. Аны Алабугада яшәгән эшкуар Айдар Исрафиловны үтерүдә гаеплиләр.

ТАСС язганча, Гафуровның эшенең срогы чыгу аннан автомат рәвештә җинаять җаваплылыгын алу дигәнне аңлатмый. Гафуров гаепләнгән маддәнең авырлыгы аны азат итү турындагы мәсьәләне хөкем карары чыгарылганда суд хәл итәчәген күздә тота. Судның аны җаваплылыкка тарту хокукы саклана. Җинаять эшенең срогы чыгу сәбәпле, гаепле дип табылган очракта Гафуров гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә алмый.

Гафуров кешеләр төркеме белән алдан сөйләшеп заказлы үтерү оештыруда гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, 1999 елда Гафуров Алабуга шәһәр советы депутаты Исрафиловны Алабуга башлыгы Гафуровны тәнкыйтьләгән өчен үтерергә заказ биргән. Исрафиловны 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында үтерәләр.

2023 елның сентябрендә Мәскәүнең Савелов суды «29нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры Адыган Саләховны (Алик Большой буларак танылган) Исрафиловны үтерүдә катнашуы өчен 25 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тикшерү барышында Саләхов Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирә. Ул Гафуров шулай ук оешкан җинаятьчел төркемнең әгъзасы иде һәм үтерүнең инициаторы булды, дип раслый. Элеккеге ректорның эшен шул ук суд карый. Гафуров гаебен танымый.

Гафуров 2010 елдан алып 2021 елда кулга алынганчыга кадәр КФУны җитәкләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus