Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Чаллыда хәрбиләрнең якыннарын Коръән ашына җыйдылар

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Чаллы Яр» мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм батырларча һәлак булган ир-егетләрнең гаилә әһелләрен Коръән ашына җыйдылар. 60ка якын ата-ана һәм ханымнар чакырулы иде. Чарада шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Коръән ашы өйлә намазыннан соң «Чаллы Яр» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияровның кунакларны сәламләү сүзләре белән башланды. Үзенең чыгышында Илдар хәзрәт бар нәрсәнең Аллаһтан килгәнен һәм Коръән укуның мөһимлеген ассызыклады.

Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев кунакларга динебездә ватанны саклауның мөһимлеге турында кыскача вәгазь сөйләде. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Бөек Ватан сугышы елларында безнең халыкның күрсәткән батырлыгын, шушы авыр заманда аларның бер-беренә курсәткән ярдәмен искә алды. Соңыннан Коръән укылды һәм ватанны саклау юлында вафат булганнар өчен дога кылынды.

Мәҗлес дәвамында мөхтәсибәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым, шәһәркүләм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирдүсә Әюпова һәм уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган аналар да чыгыш ясады. Бер-берсенең кайгыларын уртаклаштылар, хатын-кызлар белән эшләү бүлегенә һәм шушы аш мәҗлесен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фото: «Җәмигъ» мәчете Телеграм-каналыннан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus