Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнуллина: Төркия һәм Гарәп Әмирлекләре ислам дөньясында Татарстанның төп партнеры

Ислам дөньясы илләре арасында Татарстанга инвестицияләр буенча иң зур активлыкны традицион рәвештә Төркия күрсәтә. Бу хакта РБК басмасына биргән интервьюда Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина әйткән.

Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр да республикага тотрыклы рәвештә кызыксыну белдерә. Инвесторларның игътибары азык-төлек секторына, авыл хуҗалыгына, эшкәртү сәнәгатенә, төзелешкә һәм девелопментка юнәлгән.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, санкция шартларында чит ил акчаларының юлын күзәтү катлаулы, чөнки инвестицияләрнең бер өлеше өченче илләр аркылы керә. «Инвестицияләрнең юлын күзәтү – тулы бер сәнгать», – дигән ул. Хәтта бүген турыдан-туры чит ил инвестицияләре күләме зур булмаса да, тотрыклы үсеш өчен хезмәттәшлек коралларын системалы рәвештә төзү һәм проектлар әзерләү мөһим.

Татарстаннан чит илгә инвестицияләргә килгәндә исә, эшмәкәрләр иң нык Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән кызыксына, барыннан да бигрәк – сәүдә мәйданчыгы буларак. Республикада кече эшмәкәрлек вәкилләренең анда үз проектларын ачу үрнәкләре бар, мәсәлән, Татарстан эшмәкәре Дубайда халыкара балалар бакчасы ачты. Шул ук вакытта Фарсы култыгы илләре базарына Татарстан капиталы әлегә массакүләм рәвештә чыкмый. Төбәк БДБ илләре: Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Казахстан белән күпкә активрак эшли.

Шулай ук Миңнуллина Малайзия һәм Индонезия кебек илләргә, беренче чиратта хәләл продукция экспорты һәм гуманитар хезмәттәшлек өлкәсендә, кызыксыну булуын да атады. Әмма бу төбәкләргә инвестицияләр логистика кыйммәт булу һәм ара ераклыгы белән катлаулана. Татарстан эшмәкәрләре чит ил базарларына ышанычлы чыксын өчен инфраструктураны үстерергә, финанслау каршылыкларын киметергә һәм халыкара икътисад өлкәсендә белем дәрәҗәсен арттырырга кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus