KazanForum көннәрендә Казаннан аэропортка өстәмә 14 электричка йөриячәк
KazanForum уздырган көннәрдә өстәмә электричкалар кертелә. 14 – 16 майда Казан – Аэропорт – Казан маршрутында 14 поезд йөриячәк, дип хәбәр итә Горький Тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте.
«Форум кунакларын һәм катнашучыларын чараны уздыру урынына – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенә илтү уңайлы булсын өчен өстәмә составлар ике арадагы станцияләрдә туктамаячак», – диелә хәбәрдә.
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисад форумы 13 – 18 майда Казанда узачак. Анда катнашу өчен 103 ил гариза биргән. Форумга 10 меңнән артык кеше теркәлгән инде.
Быелгы форумның төп темасы – «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр».