Коточкыч: ир белән хатын, 4 яшьлек уллары янып үлгән
Күршеләре 7 яшьлек малайны гына коткарып кала алган.
Бүген Татарстанның бер авылында янгын чыгып, 60 квадрат метр торак йорт, 48 квадрат метр сарай яна. Утны сүндергәндә янгынчылар 47 яшьлек ирнең, 42 яшьлек хатынның һәм 4 яшьлек баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Җиде яшьлек малайны уттан күршеләре коткарып кала.
Әлегә янгынның сәбәбе билгеле түгел.
Бу хәл Чүпрәле районының Матаки авылында була.