Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак
Бүген, 10 майда, Татарстанда дымлы һәм җилле һава торышы көтелә, һава температурасы үзгәрмәячәк диярлек. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Иртән явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән, Казанда да бераз яңгыр явачак. Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.
Җил көньяк-көнчыгыш исәчәк, көндез аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә. Урыны белән ул 15-17 метрга кадәр көчәячәк (Татарстан башкаласында 14 метр).
Салкынча төннән соң көндезге сәгатьләрдә төбәктә һава +13..+18 градуска кадәр җылытачак (Казанда +14..+16 градуска кадәр).