Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чыршы каракларына җәза кырыс

Үткән атна башыннан  районда чыршы базарлары эшли башлады.

Бәяләр узган елгыдан арта төшкән. Бер метрлы урман гүзәле 220 сум тора. Ике метрлысын – 280, өч метрлысын – 600, дүрт метрлысын  640 сумнан алырга була. Район урман хуҗалыгында  халыкка сату өчен чыршы һәм наратларны махсус үстерәләр. Теләгән кеше өен бизәргә ылыслы ботаклар да сатып ала ала. “Чыршыларны җитәрлек хәзерләдек, теләгән беркем дә ылыслы гүзәлсез калмас”,–ди урман хуҗалыгы хезмәткәрләре.

Чыршылар сатылып торып та, аны законсыз рәвештә урман я посадкадан кисеп алырга  ниятләүчеләр бар икән, белеп торсыннар: моның өчен шактый кырыс санкцияләр каралган. “Чыршы браконьерларына” 3-4 мең сум штраф түләргә, моның өстенә әле табигатькә китерелгән зыянны да капларга туры киләчәк. Әйтик, бәләкәй генә чыршыны кисүдән китерелгән зыян 1,5 мең сум тәшкил итә. Ә инде ылыслы агачның бер ботагын кисеп алу закон бозучыга, административ штрафтан тыш, ким дәгәндә 100 сумга төшәчәк.

“Чыршы браконьерларын” ачыклау буенча рейдлар 20 декабрьдә башланды һәм Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр дәвам итәчәк. Рейдларны район урманчылыгы инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре үткәрә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus