Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле 104 яшьлек сугыш ветеранын 9 Май белән котлады

ТР вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Бөек Ватан сугышында катнашкан Анна Панкратованы якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк, апрель аенда, Анна Панкратованы 104 яшьлеге белән котлаганда, Равил Әхмәтшин ил өчен әһәмиятле бәйрәм алдыннан да аның хәлен белергә вәгъдә иткән иде. Анна Серафимовна Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге пешекчеләре аның өчен әзерләгән татар ризыкларыннан рәхәтләнеп авыз итте.

Чәй янында, вәгъдә иткәнчә, Анна Панкратова Равил Әхмәтшинга әнисе һәм, әлбәттә, Бөек Җиңү турында берничә җыр башкарды.

Анна Серафимовна Панкратова 1921 елның 16 апрелендә Кәске авылында (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) туа. 1939 елда Мәскәүгә килә, Сокольникида метро төзелеше шахтасында эшли. 1942 елда кызны фронтка алалар. Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә хезмәт итә. Прагага барып җитә, анда контузия ала. Җиңүне госпитальдә каршылый. 1945 елның июлендә Панкратованы комиссовать итәләр, ул өенә ефрейтор дәрәҗәсендә кайта.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus