Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанның Җиңү паркында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды

Казанның Җиңү паркында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митингны ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге рәисе, ТР Спорт министрлыгы иҗтимагый советы әгъзасы һәм Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков ачып җибәрде.

Даренков митингка җыелган кешеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм җәмәгать эшлеклеләренә бүләкләр тапшырды.

Чара Совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

«Мондый мөһим вакыйгаларга тормышның барлык өлкәләреннән кешеләрне җәлеп итү зур әһәмияткә ия. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, спортчыларны, галимнәрне, җәмәгать эшлеклеләрен, артистларны! Ә иң мөһиме - төрле буын кешеләрен: ветераннардан алып республика яшьләренә кадәр! Буыннарның алмашынуы һәм Бөек Җиңү турында истәлек - тантаналы митингның төп максаты әнә шул! Бу максатка ирештек дип саныйм», – диде Александр Даренков «Татар-информ» агентлыгы журналистына.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus