Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фатих Кәрим премиясе иясе Рамил Гали: Һәйкәл ачылуга шатмын

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан фронтовик язучы һәм шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы булды. Биредә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Фотографлар берлегенең элеккеге рәисе Рамил Гали да Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты буларак фикерләре белән уртаклашты.

«Мин бу премияне бик яшь фотограф килеш алдым. Әлбәттә, фотожурналист буларак бик күп әдипләребезне фотолар аша тарих битләренә теркәргә туры килде. Шуннан соң ватанпәрвәрлек рухындагы чараларны күп төшердем. Миңа, яшь фотографка – 30 ел чамасы элек шундый премия бирелгәч, хәтта аптырап киткәнем хәтердә. Хәзергесе көнне дә пиджагыма шушы медальне тагып йөрим. Бүгенге көндә бөек фронтовик язучы Фатих Кәримгә һәйкәл ачылуына шатмын. Мондый дәрәҗәле премия лауреаты булу – олы җаваплылык һәм горурлык» – дип сөйләде ул.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ исә Фатих Кәрим иҗатындагы ватанпәрвәрлек темасына зур өлеш бирелүен билгеләде.

«Искиткеч тәэсирләр калдырган, күптән көтелгән вакыйга бу. Мин шуны әйтергә телим, Фатих Кәрим кебек данлыклы шагыйрь һәм офицерга һәйкәл күптәннән булырга тиеш иде. Беркайчан да соңга калу ярамый! Туган ил, туган тел өчен зур өлеш керткән батырлар даны мәңгелек. Каһарман язучыларыбыз безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Күреп торабыз: балалар да, яшьләр дә катнаша монда – соклангыч яхшы күренеш бу! Чөнки киләчәк өчен кирәк бу гамәлләр. Фатих Кәрим шигъриятендә – туган илнең, туган телнең искиткеч зур тантанасы. Билгели ки, матурлык белән бергә батырлыгы да чагыла», – дип ассызыклады ул.

Чара барышында шулай ук Фатих Кәрим сүзләренә язылган «Награда храброму» (Эльмир Низамов көе) җыры яңгырады. Аны ТР халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина башкарды. Тантана һәйкәлгә чәчәкләр салу белән дәвам итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus