Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылу тантанасы булды

Бүген Казанның «Яшьләр» скверында язучы, фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы үтте. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылау уңаеннан булды. Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, дәүләт эшлеклеләре һәм әдәби интеллигенция вәкилләре катнашты. Тантаналы чара гимннар белән ачылды.

«Сугыш алды язмышының катлаулы булуына карамастан, Фатыйх Әхмәтвәли улы аңлы рәвештә Ватан өчен сугышырга китә, рядовойдан алып сапер взводы командирына кадәр юл үтә. Шагыйрь Фатыйх Кәрим хөрмәтенә шәһәр урамнары аталган, музейлар ачылган, аның иҗаты мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә. Бу һәйкәл - җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш. Бүген Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ата-бабаларыбыз истәлеген саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим», – дип сәламләде хәтер тантанасына җыелган халыкны Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов шулай ук шагыйрь гаиләсе башкарган зур эшне билгеләп үтте. «Бигрәк тә аның кызы Ләйлә Фатыйх кызы, кызганыч, ул инде безнең арада юк. Мин бүген Фатыйх Кәримнең оныгы Артем Гаврилович Кәримовны сәламләвемә шатмын», – дип ассызыклады ул.

Алга таба ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. «Каһарман шагыйребез, бөек шагыйребез Фатих Кәримгә һәйкәл калкып чыкты. Бик зур рәхмәт, аның инициаторы Ренат Хариска һәм шушы идеяне хуплап гамәлгә керткән безнең республика җитәкчеләренә дә. Һәм әлбәттә, Фатих Кәримнең иҗатын яраткан, аның әдәби мирасын даими өйрәнгән безнең милләттәшләргә. Бөек төрек шагыйре Назыйм Хикмәт кайчандыр «Татар халкы – шагыйрь халык» дип язган иде. Шагыйрьләр халкы, дип. Мин моны ачыклап, безнең халык – каһарман шагыйрьләр халкы да, дип әйтер идем», – диде ул.

Тантана барышында Фатих Кәримнең оныгы Артём Кәримов исә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм фикерләрен әйтте.

«Мин Фатих Кәримнең гаиләсе, дәвамчылары һәм бөтен туганнар исеменнән ТР Рәисе Рөстәм Нургали улына, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улына һәм республиканың Мәдәният министрлыгына олы рәхмәт ирештерәсем килә. Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштерү максатыннан республика җитәкчелеге тарафыннан даими төстә зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, 2019 елда Фатих Кәрим музеена реконструкция һәм яңадан җиһазландыру ясалды. Бүгенгесе көнне әлеге музей – илдәге иң яхшы төбәк музейларының берсе. Әлбәттә, зур рәхмәт һәйкәлнең скульптурларына. Фатих Кәрим – фашизм белән көрәштә батырларча һәлак булган, ләкин аның исеме мәңге халык йөрәгендә булачак», – диде ул.

  • Һәйкәлнең авторлары – скульпторлар Денис Мельников һәм Захар Карамян. Эскиз 2020 елда булган иҗади конкурс йомгаклары нәтиҗәсендә сайланган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus