Казан аэропортында дүрт рейсны гамәлдән чыгардылар, тагын тугызы тоткарлана
Казан аэропортында расписаниедә үзгәрешләр булды: кайбер рейслар гамәлдән чыгарылды, икенчеләре тоткарланды. Дүрт рейс (өчесе - Мәскәүнең Шереметьево аэропортына, берсе – Истанбулга) гамәлдән чыгарылды. Казан аэропортының онлайн-таблосы мәгълүматларында шулай диелә.
Шереметьевога өч рейс тоткарланды, Ереванга билгеләнгән рейс - 11.50 сәгатьтән 12.20 сәгатькә, Санкт-Петербургка билгеләнгәне 11.55 сәгатьтән 14.30 сәгатькә күчерелде. Сочига ике рейс шулай ук кичектерелде, Антальяга самолет 13.00 сәгатьтә түгел, ә 20.00 сәгатьтә китәчәк, моннан тыш, Пхукетка кичке рейс тоткарланды.
Бүген төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасында пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы турында белдерде. 01.49 сәгатьтә әлеге режим гамәлдән чыгарылды.
8 май иртәсендә Росавиация Түбән Новгород, Иваново һәм Ярославль аэропортларында очышларга вакытлы чикләүләр кертте. Хәзерге вакытта чикләүләр гамәлдән чыгарылды, аэропортлар гадәти режимда эшли.