Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

100 яшьлек ветеран Әминә Әхмәдиева: Дус һәм бердәм булып яшик!

Бүгенге көндә Әминә апа Әхмәдиева, үземне карый алам әле дисә дә, якыннары тәрбиясендә, каралты-курасы һәм бакчасы булган шәхси йортта көн күрә. Янына кунаклар еш килә. Әле күптән түгел Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап киткән. Ветеранга «Казанның мактаулы гражданины» исеме бирелгән. Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре килеп концерт куйган.

Фото: © Әминә Әхмәдиеваның шәхси архивыннан

Әминә апа дәһшәтле сугыш еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашуны гаилә тарихыннан башлады. Ул тумышы белән - Саба районының Эзмә авылыннан.

– Без гаиләдә сигез бала үстек, мин – икенчесе. Әтиебез 1895 елгы иде, Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында да катнашты. Сугыш башланганда миңа 17 яшь иде. Ул көнне яхшы хәтерлим. Мин дә сугышка китәргә теләк белдердем. Җавап тиз генә булмады, инде кире уйлаган көннәрдә хәрби комиссариаттан повестка килгәч, куркып калдым... Мине Казанга, җыелма пунктка алып киттеләр. Аннары зенитчы һөнәрен үзләштерергә Түбән Новгородка җибәрделәр. Мине озатырга әни белән сеңлем килде. Аларны күргәч, елый-елый чак кына тәрәзәдән сикереп чыкмадым, тотып калдылар, – дип сөйләгәндә Әминә апаның әле дә күзләре яшьләнә.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Курсларны тәмамлагач, аны фронтка җибәрәләр һәм кызлардан гына торган зенитчылар ротасы командиры итеп билгелиләр. Сугышта ул авыр яраланса да, госпитальләрдә дәваланып, үз теләге белән янә алгы сызыкка әйләнеп кайта.

– Бүген дә, күземне йомсам, сугышны күрәм. Снаряд шартлаудан аяк астында җир тетри, бөтен тирә-якта - мәетләр... Бик куркыныч иде, – ди Әминә апа. Шулай да Ватанны саклау өчен фронтка китәргә карар кылуына үкенми.

1944 елда каты яралангач, ул туган ягына кайтырга мәҗбүр була. Тылда эшли. Җиңү көнен туган авылында каршылый. Тормыш акрынлап җайлана: фронтовик кыз кияүгә чыга, биш бала таба. Бүгенге көндә аларның икесе исән.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Кунаклар килгәндә, Әминә апа орден-медальләр тагылган кителен кия. «Мин юкка гына сугышмадым», – ди ышанычлы тавыш белән. Бүген барысын да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлый. «Яшь буын тарихны белсен, тыныч тормышыбыз өчен гомерләрен биргән батырларның истәлеген кадерләп сакласын. Дус һәм бердәм булып яшик», – ди ул.

Елена Фенина, tatar-inform.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus