Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Волынец ярлылык белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулын атады

Россиядә ярлылык дәрәҗәсен киметү өчен хезмәт хакларын яңадан карарга кирәк. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

«Минемчә, күп балалы гаиләләрнең генә түгел, ә балалары булган барлык гаиләләрнең ярлылык дәрәҗәсе 0 процентка кадәр киметелергә тиеш. Әлбәттә , бу идеаль күренеш һәм тормышка реаль күзлектән карарга кирәк. Безгә хезмәт хакларын яңадан карарга кирәк. Әгәр безнең гражданнарның лаеклы хезмәт хакы алу мөмкинлеге булса, бу пособиеләрнең кирәге булмаячак, чөнки дәүләт бирә торган акчалар иждивениедә яшәү кәефе тудыра ала, яки кемдер бу акчаларны тиешеннән артык куллана башларга мөмкин», - дип саный Татарстанның балалар омбудсмены.

Ул билгеләп үткәнчә, чыннан да дәүләт ярдәменә мохтаҗ гаиләләр еш кына аны рәсми керем дәрәҗәсе билгеләнгән нормативларга туры килмәү сәбәпле ала алмый.

«Миңа еш кына аз керемле гражданнар мөрәҗәгать итә. Алар дәүләт ярдәме чараларын (пособиеләр һәм башкалар) ала алмый, чөнки рәсми керем дәрәҗәсе билгеләнгән нормативтан артып китә. Яисә милектәге торак билгеләнгән нормативтан берничә квадрат метрга күбрәк. Нәтиҗәдә бу гаиләләр матди дәүләт ярдәме алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителә, ә чынлыкта исә алар бу ярдәмгә бик мохтаҗ. Шул ук вакытта рәсми булмаган яхшы керемгә ия кешеләр дә бар. Аларның тормыш дәрәҗәсе болай да күпкә югарырак, өстәвенә алар әле дәүләт ярдәме дә ала», - дип өстәде Волынец.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus