Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанның 7нче хастаханәсендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт узды

Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары ветеран-медиклар, клиникада дәваланучы хәрбиләр, шулай ук хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хастаханә хезмәткәрләренең туганнары булды.

«Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан без җиңүчеләрне искә алабыз һәм алар белән горурланабыз, чөнки бүгенге көн бары тик аларның тылда һәм яу кырында фидакарьлекләре аркасында гына яшәп килә. 9 майдан соң, бөтен ил Җиңү сүзен ишеткәч, фашизм беркайчан да безнең җиргә килмәячәк, дип уйлаган тулы бер буын. Әмма күргәнегезчә, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз бу явызлыкны күрде. Һәм беренче рәтләрдә утыручы егетләр, безнең бабаларыбыз кебек җиребезне саклый», - диде баш табиб Артур Делян.

Җыелганнарны фронт җырлары һәм биюләре белән котладылар, хәзерге вакытта Туган илне саклаучыларны аерым билгеләп үттеләр.

Бәйрәмгә Садыйков исемендәге 7нче Дәүләт клиник хастаханәсенең шәфкать туташы килде, ул бер елга якын махсус операция зонасында хезмәт итә. Ул алгы сызыкта яу кырында хәрбиләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча өйрәнүләр уздыруы турында сөйләде. Ул хәзерге вакытта үзен үз урынында хис итүен ассызыклады.

Туган хастаханәсендә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм хәзер махсус хәрби операциядәгеләр тагын бер Җиңү көнен көтүләрен ассызыклады.

«Медицина хезмәткәре һөнәре тышкы сәбәпләргә бәйсез рәвештә сәламәтлекне торгызуда һәм саклауда ярдәм күрсәтергә тиеш. Ул шәһәр хастаханәсе яки кырда палаткалы госпиталь булсынмы, табиблар үз бурычларын намус белән үти, еш кына үз гомерләрен куркыныч астына куеп. Бөек Ватан сугышы вакытында 85 мең медик һәлак булган, кызганычка, алар хәзер дә локаль сугышларда – Әфганстанда, Чечняда, махсус хәрби операциядә һәлак була. Безнең бурыч – бу хәтерне үсеп килүче буынга тапшыру. Безнең хастаханә коллективы алдагыларның гореф – гадәтләрен, һәлак булган хезмәттәшләрен искә ала, ветераннарны кайгырта һәм аларга ярдәм итә», – дип ассызыклады Казанның 7нче хастаханәсе табиб-статистигы, ветеран-медик, беренче Чечня сугышында катнашкан Ләйлә Аникеева.

Концерт ветеран-медикларга истәлек ташына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Гармун тавышына канәфер чәчәкләре тоткан бердәм колонна белән хастаханә хезмәткәрләре урамга чыкты һәм яу кырында медицина ярдәме күрсәтүчеләрне искә алдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus