Әлмәтлеләр паспортлы булды
Әлмәтнең 14 яшен тутырган 60 үсмере Яңа ел алдыннан гына паспортлы булды.
Әлеге вакыйга уңаеннан Яшьләр үзәгендә кызлар һәм малайлар хөрмәтенә бәйрәм дә оештырылды. Тантанада алар адресына бик күп теләкләр ирештерелде, матур концерт программасы тәкъдим ителде.