Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гафури театрында «Бәхет хакы» спектакле экрандагы Фидан Гафаров белән уйналган

Гафури исемендәге Башҡорт дәүләт академия драма театрында «Бәхет хакы» спектакле соңгы тапкыр уйналган.

«13 ел дәвамында тамашачыны актуальлеге, җыр-моңы, ихласлыгы белән сокландырган, аншлаглар белән театр тарихына кергән музыкаль мелодраманың сәхнәгә 199 нчы тапкыр чыгуы Россиянең, Башҡортстанның, Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев, Халыклар дуслыгы, «Башкортстан Республикасы алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» орденнары кавалеры Фидан Сафа улы Гафаровның якты истәлегенә багышланды», дип хәбәр итә Гафури исемендәге театрның матбугат үзәге.

Фидан Гафаров уйнаган Зариф роле сәхнәләре бу көнне экраннан күрсәтелгән, спектакльнең башка өлешләрен сәхнәдә актерлар уйнаган. «Репертуарда дистә елдан артык яшәп килгән спектакльдә артистлар составы үзгәреп тору сәбәпле, «Бәхет хакы»ның соңгы көнендә алар барысы да сәхнәгә чыкты, тамашачы белән күреште, рәхмәтен белдерде», – диелгән хәбәрдә.

«Милли театр сәнгате легендасы Фидан Гафаров төп рольне уйнаган легендар спектакль барышында зал тып-тын калды. Актерның уенын театр сәхнәсендә соңгы тапкыр күрергә килгән тамашачы экранда Фидан Гафаровның йөзен күреп, бәрхет тавышын ишетеп куангандай булса, тамаша азагына якынлашкан саен очрашуның соңгы икәнен тоюдан, кабатланмас сәхнә остасының китүенә елады», - дип яза театр.

  • 27 апрельдә Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты — легенда, Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров вафат булды. Аңа 77 яшь иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus