Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан студентлары үз стартаплары өчен 1 млн сумлык грант алырга мөмкин

Инновацияләргә ярдәм фонды «Студентлар стартабы» конкурсының алтынчы сезоны башлануын игълан итте. Быел Россия югары уку йортларының 2,5 мең студенты һәм аспиранты 1 млн сум күләмендә грант алачак. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елдан катнашуга гаризаны фәнни оешмаларның ординаторлары һәм аспирантлары бирә ала.

Конкурс катнашучыларның фәнни һәм технологик тикшеренүләренә нигезләнгән, коммерцияләштерү мөмкинлеге булган проектларга юнәлдерелгән.

Проектлар 7 юнәлештә кабул ителә: «Цифрлы технологияләр», «Медицина һәм сәламәтлек», «Яңа материаллар һәм химик технологияләр», «Яңа приборлар һәм җитештерү технологияләре», «Биотехнологияләр», «Ресурсларны сак тота торган энергетика», «Креатив индустрияләр».

Гаризаны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) аккредитациясе, Фонд белән гамәлдәге килешүе булмаган һәм моңа кадәр «Студентлар стартабы» программасы буенча грант алмаган югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары бирә ала.

Гаризаны конкурс сайтында рәсмиләштерергә һәм бирергә мөмкин. Гаризалар 2025 елның 20 маена 23.30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Өч ел эчендә Фонд тарафыннан «Студентлар стартабы» программасының 5 чираты буенча сайлап алу уздырыла. Татарстан Республикасыннан 4518 гариза бирелгән, ә 734 кеше җиңүче булган.

Яшьләргә ярдәм итү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus