Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан «Җиңү утын саклыйбыз» акциясенә кушылды

Татарстан «Җиңү утын саклыйбыз» акциясенә кушылды. Илнең 80 төбәгендә реставрацияләнгән мемориалларда бер үк вакытта Мәңгелек утлар кабынды. Республикада ул Тукай районының Яңа бистәсендә барлыкка килде. Субъектлар видеоэлемтә режимында җыелды, анда төбәк башлыклары чыгыш ясады. Беренчеләрдән булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде.

«Гаҗәеп тырышлыклар бәрабәренә 80 ел элек ата-бабаларыбыз тарихтагы иң канкойгыч сугышта җиңү яулаган. Аларның Туган илгә карата ихлас мәхәббәте, хакыйкатькә һәм гаделлеккә ышанычы – безнең барыбыз өчен дә мәңгелек ориентир. Ул дәһшәтле елларда 700 мең татарстанлы сугышка киткән, аларның яртысы өйләренә әйләнеп кайтмаган. 353 кеше Советлар Союзы Герое кебек югары исемгә лаек булган. Туган илебез өчен гомерен корбан иткән батырлар турында истәлек безнең күңелләрдә мәңгегә калачак», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да зур өлеш керткән. Сугыш башланганнан бирле республика предприятиеләре, авыл халкы хәрби заказларны үтәү һәм фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итү эшенә актив кушылган. Казан һәм Яшел Үзәнгә хезмәт батырлыгы шәһәре исеме бирелгән.

Яңа мемориал Яңа бистәсендә Габдулла Тукай исемендәге паркта урнашкан. Мәңгелек уттан тыш, биредә бистәнең Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләренә һәйкәл куелган.

Акциянең төп мәйданчыгы Санкт-Петербургтагы «Торналар» мемориалы булды. Биредә шулай ук Мәңгелек ут барлыкка килде. Туры эфирга чиратлашып илнең алты төбәгеннән вәкилләр чыкты.

80 яңа Мәңгелек утның һәркайсына чәчәкләр салдылар. Аннары Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция хәрбиләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus