Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдән махсус хәрби операция зонасына 60нчы гуманитар конвой җибәрелде

Зәйдән махсус хәрби операция зонасына 60нчы гуманитар конвой җибәрелде. Район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар белән күрешү өчен гуманитар йөкне үзе озата китте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

26 апрельдә Җиңү бульварыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янына 20 тонналы фура кузгалды.

«Бөек Җиңү көне алдыннан без фронтта батырларча илебез азатлыгы өчен көрәшүче якташларыбыз янына барабыз. Алар үзләренә кирәкле әйберләр белән бергә зәйлеләрдән исемле посылкалар, котлаулар да алачак. Кире кайтканда безнең «Гвардия» эзтабарлар отряды казу эшләрендә булган Волгоград өлкәсенә дә туктаячакбыз. Бу мөһим миссиядә катнашучыларның барысына да рәхмәт. Узган атнада ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр белән 41нче очрашу узды һәм алар барысы да зәйлеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә. Бу эш тулы җиңүгә кадәр дәвам итәчәк! Безнең эшебез хаклы, Җиңү безнең якта булачак!» – диде чыгышында район башлыгы.

20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде. Хәрбиләргә җыелган гуманитар ярдәм арасында «Ока» машинасы, төзелеш материаллары, газ баллоннары, су мичкәләре, маскировка челтәрләре, тиз пешә торган ашлар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр бар. Изге Макарий чиркәве дроннарны ачыклау детекторы, ретранслятор, аккумулятор батареялары һәм фанералар җибәрде. Ә «Зәй офыклары» газетасының бу санын без Ватаныбыз сагында торучы кыю торучы егетләребезгә багышладык. Газеталардагы язмалар егетләрне сөендереп, туган якта аларны көтүләрен, җиңү өчен тылда да көрәш баруын аңларга ярдәм итәр.

Гуманитар йөкне төяүдә политехника көллияте мастеры Госман Сафиуллин җитәкчелегендә беренче курс студентлары булышты. Студентларга Зәй укучылары да кушылды. Алар бу эшнең мөһимлеген, Ватанны саклаучыларга ярдәм итүнең уртак эшебез булуын яхшы аңлый.

Гуманитар йөкне район башлыгы Разиф Кәримов белән Валентин Атласов, Марат Кыямов, Рөстәм Латыйпов, Рәйхәт Габидуллин озата китте. Зур йөк машинасы руле артында тәҗрибәле йөртүче – Виталий Софин. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы якташларыбыз турында сөйләр өчен хезмәттәшебез – «Зәй информ» телеоператоры Александр Тимофеев та махсус хәрби операция зонасына юл тотты, диелгән хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus