Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тинчурин театры Фидан Гафаров үзе өчен язылган дип санаган пьеса буенча спектакль чыгара

Тинчурин театры 91 нче театраль сезонның алтынчы премьерасын әзерли. «Бәхет хакы» спектаклен Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев чыгара. Премьера 22 һәм 23 майда көтелә.

«Карьера, уңыш һәм җәмгыятьтә танылу, матди байлык артыннан куып, хәзерге заман кешесе кайчак тормышында иң мөһим нәрсәләрне – гаиләсен һәм якыннарын оныта. «Бәхет хакы» спектакленең төп герое - композитор, музыка театрына нигез салучы Зариф, мәхәббәтен, гаиләсен, балаларын, сәламәтлеген югалткач кына, үткән тормышы турында уйлана башлый», дип булачак спектакль турында мәгълүмат бирә театрның матбугат үзәге.

Пьеса авторы – татар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәррисова. Спектакльнең иҗат төркеме: сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Екатерина Горшкова, композитор — Марат Әхмәтшин, хореограф — Ләйсән Вәлиәхмәтова, хормейстер — Алия Хәмзина, ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров.

Театр бу пьесаның моңа кадәр Татарстанда әле бер дә куелмаган булуын искәртә. «Театр җитәкчелеге миңа куелачак спектакльнең жанрына карата үз теләкләрен җиткерде. Мин берничә пьеса тәкъдим иттем. Җитәкчелек шушы әсәрне сайлап алды. Ул иҗат кешеләре турында, ягъни артистларның үзләренә аеруча якын тема. Халыкка да кызыклы булыр, чөнки гади тамашачы да теарга сәнгать белән якынаер өчен килә. Аларга эчке кухня да кызыктыр», дигән әсәр турында Рамил Фазлыев.

Татарстан тамашачысы бу әсәрне Гафури театры куелышында театрның Казан гастрольләре аша яхшы белергә мөмкин. Гафури театрында төп рольдә – легендар Фидан Гафаров. «Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» спектаклен автобиографик дияргә мөмкин. Автор минем турында язуын әйтмәсә дә, охшашлыклар бик күп», — дигән иде Фидан Гафаров театрның 2021 елгы гастрольләре алдыннан.

Гафури театры куелышы Фидан Гафаров җырлары белән бара. Тамашачы озак еллар бу спектакльгә яратып йөри — аншлаг белән карый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus