Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәскәүдә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды

Бүген Мәскәүдә «Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең төп факторы буларак халыклар дуслыгы» фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать итте. «Советлар Союзының барлык милләт гражданнары уртак Ватанының азатлыгын һәм бәйсезлеген яклау флагы астында берләште һәм дошманны тар-мар итте, бөтен кешелекне нацизм дәһшәтеннән коткарды, – дип ассызыклады Сергей Лавров чыгышында, – илебез халыкларының теләктәшлеге, ышанычы һәм үзара ярдәмләшүе Бөек Ватан сугышының иң мөһим сабакларының берсе, иң кыйммәтле мирас булып тора, аны берниниди шартларда да югалтырга ярамый. Җиңү һәм аның өчен барлык милләт вәкилләре түләгән бәя турында истәлекне сакларга кирәк».

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Җиңүнең 80 еллыгында әлеге тематика буенча фәнни дискурс уздыруның актуальлеген билгеләп үтте. «Бүген бу темага фәнни-гамәли конференция уздыру бик вакытлы һәм актуаль, – дип ассызыклады парламент җитәкчесе, – май аенда без барыбыз да Бөек Җиңүнең юбилеен билгеләп үтәчәкбез, бу вакыйга аерым игътибарга лаек. Җиңү бәйсезлеген, намусын һәм Ватанының азатлыгын саклап кала алган совет халкы өчен генә түгел, ә бөтен дөнья өчен кыйммәтле булды, чөнки безнең күпмилләтле халкыбыз Европаны фашист нацизмыннан азат итүгә хәлиткеч өлеш кертте».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның күпмилләтле халкының нацизмны җиңүгә керткән өлешенә аерым тукталды. Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл Армия сафларына 700 меңгә якын Татарстан кешесе чакырылган. Алар арасыннан һәр икенче кеше фронттан әйләнеп кайтмаган. ТАССР Югары Советының 143 депутатының 44е үз теләге белән фронтка киткән. Республиканың төрле дәрәҗәдәге Советларының 27 мең депутатының 12 меңе армиягә алынган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus