Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасына чираттагы тапкыр гуманитар йөк – техника һәм азык-төлек продуктлары җибәрде. Казан мәчетләренә йөрүче кешеләр һәм хәйриячеләр тырышлыгы белән җыелган йөк составына электр генераторлары, окоп шәмнәре, блиндаж мичләре, гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек продуктлары һәм маскировка челтәрләре кергән. Ярдәмнең икенче партиясе Рамазан ае азагына кадәр туплап җибәреләчәк.
ТР мөфтиенең махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сүзләренә караганда, йөк Татарстаннан мобилизацияләнгән хәрбиләр хезмәт итүче хәрби частьләргә тапшырылган.