Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рамазан алдыннан Коръән укырга өйрәнү курслары башланды

Рамазан алдыннан Казанда һәм шәһәр яны мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башланды. Кайбер төркемнәрдә беренче дәресләр үтте, ә кайберләре исә дәресләрне шушы көннәрдә башлап җибәрәчәк. Дәресләргә теләгән һәр кеше язылып кушыла ала, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Курслар 2025нче елның гыйнвар һәм февраль айларында алып барыла.

Курслар Казанның 8 мәчетендә («Рәшидә» (Чәчәкле ур., 24), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), «Әниләр» (Газовая ур., 18), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3, корп. 2), «Әхмәдзәки» (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), «Әмәт» (Дачная ур., 3а), «Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36) мәчетләрендә), шулай ук Питрәч районы Званка һәм Яңа Шигали авылы мәчетендә һәм Мамадыш мәдрәсәсе (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 8/28) үткәрелә.

Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып бара. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Курсларга язылу өчен түбәндәге телефон номерларына ватсапка язарга мөмкин: +7 903 306-25-91 (ир-атлар) һәм +7 908 343-01-90 (хатын-кызлар).

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus