Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сораштыру: Россия кешеләре ел сәясәтчесе буларак Путинны атады

Россия халкының 50 проценты 2024 ел сәясәтчесе буларак РФ Президенты Владимир Путинны атады. Бу Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) 21 декабрьдә 1600 россияле арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды.

«Россия Президенты 2006 елда исәпләүләр үткәрелә башлаганнан бирле әлеге рейтингта тотрыклы рәвештә беренче урынны яулый – декабрьдә үткәрелгән сораштыруда россиялеләрнең уртача яртысы аны искә алды», - дип билгеләп үттеләр Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгендә.

Икенче урынны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин (18 процент), ә өченче урынны РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров (14 процент) яулаган. «Путин, Мишустин һәм Лавровтан торган өчлек 2021 елдан бирле пьедесталны башка сәясәтчеләргә бирми», — диде социологлар.

Рейтингка шулай ук РФ саклану министры итеп билгеләнгән Андрей Белоусов беренче тапкыр кергән. Аны респондентларның 7 проценты ел сәясәтчесе дип саный. Икешәр процент катнашучы Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, шулай ук дипломат, Россиянең Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы даими вәкиле Василий Небензя кебек сәясәтчеләрне атады.

Рейтингка кергән башка сәясәтчеләрне исә респондентларның берешәр проценты гына телгә алган. Алар арасында өч хатын-кыз – Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина һәм Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова. Ел сәясәтчеләре арасында ЛДПРның мәрхүм лидеры Владимир Жириновский да искә алынган.

Россиялеләр ел сәясәтчесе буларак барлыгы 21 кешене атаган. Сораштырылучыларның 30 проценты сорауга җавап бирергә авырсынган, ә 6 проценты андый сәясәтче гомумән юк, дип белдергән.

«Россиялеләрнең өчтән ике өлеше (64 процент) эчтәлекле җавап бирде, моны шактый югары күрсәткеч дип санарга була <...> , димәк Россиядә сәясәтнең үз йөзе (дөресрәге, йөзләре) бар» - дип билгеләп үтте тикшеренүчеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus